МУЗЕЙЧЫ и. Музей хезмәткәре; музей белгече. Музейчыларыбызның үткән ел башкарган эшләре аеруча мактаулы. «Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы» музее ачылу гына да ни тора! Р.Фәйзуллин. Ярый, без бу хурлыкка түздек. Илшат та түзде (ул музейчылар командасының өченче әгъзасы иде). Н.Гамбәр. Музейчылар фондларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, яңа төр күргәзмәләр булдыру, халыкны төрле чараларга җәлеп итү юллары, төрле белем бирү программаларын кертү, туристлык эшен җәелдерү буенча фикер алышачак. Мәдәни җомга |