МУЗЕЙЛАШТЫРУ ф. Музей итү, музей ясау; музей статусы бирү. Болгар шәһәрендә 24 тарихи һәйкәлне ачыклап, музейлаштыру ниятләнә. Туган як. Минтимер Шәймиев объектларны музейлаштыру буенча тагын аерым җыелып сөйләшергә тәкъдим итте. Ватаным Татарстан. Музейлаштыру эшләрен төгәлләгән музей-тыюлыкка карата җитди хилафлыклар булмаса да, Зилә Вәлиеваның яңа урынга килүе аңа яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный премьер-министр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә