МУЗЕЙ и. гр. Тарихи, табигый, техник һ.б. экспонатларны, сәнгать әсәрләрен җыя, туплый, саклый һәм күргәзмәгә куеп халык хозурына тәкъдим итә торган махсус оешма һәм әлеге экспонатлар тупланган урын, бүлмә, бина. --- Тимерхан абзый соңгы ике елда үзе төзегән музейга барып килмәкче иде, хат ташучы хатын аңа бер зур конвертта хат кертеп бирде. Г.Ахунов. Музейда иске күн бүрек, кыршылып, буялып беткән пальто кигән, кулына чүкеч тоткан ач яңаклы бер ир-атка очрадым. Т.Әйди. Күгәрә башлаган чаң кыңгыравын Хәйретдин агай мәктәп музееннан барып алды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә