МУ’ЗА и. гр. 1) Грек мифологиясендә: фән һәм сәнгатьне яклаучы тугыз алиһәнең берсе 2) күч. Иҗат дәрте, иҗат көче, илһам. --- Шәрифнең җитмеш беренче елда сиңа – бердәнбер музасына! – салкынлык күрсәтүен мин, мәсәлән, шулайрак аңлыйм. Р.Юсупова. Ишетәсеңме, Пушкин, музаң синең – «Азатлык байрагы»м күптән минем. Ә.Синугыл-Куганаклы. Монда кошлар җыела, монда шигърият дөньясы, монда шагыйрь патшалыгы, музалар шаукымы. Казан утлары |