МУЖИК и. рус сөйл. 1) Крестьян. Ачлыктан кем интегә? Иң түбән катлау вәкилләре – авыл мужигы, картлар һәм сабыйлар... Р.Мөхәммәдиев. [Ким:] Әгәр дә син Ленин булсаң, патшалар, олигархлар белән көрәш. Ленин бабаң шулар белән алышкан, мужикка акыл сатып маташмаган. Т.Миңнуллин 2) Түбән катлам, гади халык вәкиле. Бездә әүвәл халык «мулла», «мужик» исеме белән фәкать икегә генә бүленә иде. Җ.Вәлиди. Бер урыс мужигы әйтмешли, кулың башка эшкә ятмагач, нишлисең инде. Т.Нәҗмиев. Ул үзен гадәти бер кесә карагы – дөньяның кая таба барганын бигүк аңлап бетерми торган мужик итеп күрсәтергә тырышты. З.Фәтхетдинов 3) Ир-егет. Урамда бер малай белән басып торалар икән, күрше йорттан мужик чыккан да боларны сугышырга котырткан. В.Нуриев. Ничек инде чалгы тапый белмәскә мөмкин? Мужик башың белән! А.Хәсәнов 4) Хатын ире. Мужигы бик усал |