МУЕНЧАКЛА’У ф. 1. 1) Муенчак салу, кидерү. Бозау комиссиясендәгеләр өй борынча кереп, муенчаклап, бозауларны алып чыга башладылар. Р.Батулла 2) күч. к. муенчак салу (1, 2 мәгъ.). Аны киткән җиреннән муенчаклап кына кайтарып булыр! Ф.Бурнаш 2. муенчаклап рәв. мәгъ. 1) Муенчак белән. Баулар табып китерүгә, бозауларны муенчаклап чыгара башладылар. З.Фәйзуллин. Бозауны муенчаклап алып чыгып китәләр. Г.Бәширов 2) күч. Ирексезләп, мәҗбүр итеп. Ул сизде: өч бала анасын елата-елата, муенчаклап дигәндәй, яңа йортка өстерәп илтү хәерлегә булмаячак, әлбәттә. Ә.Еники |