МУЕНЧАК и. 1) Хайван муенына кидерү яки бәйләү өчен махсус эшләнгән каеш яки юка бау. Эт муенына энҗе муенчак такмыйлар. Мәкаль. Муенчак белән бәйләнгән бозау төсле, Мөҗәһит ул кичтә Хәлимәне озата ук китте. В.Имамов. Зәбир аның [бозауның] тамак астын кашып тора, мин муенчагын ычкындырам. М.Галиев 2) сөйл. Матурлык өчен, модага ияреп яисә башка максат белән муенга бәйләнгән, тагылган әйбер. Ә муенына стиляга булып муенчак тагып кайткан (Барый малае). А.Хәсәнов. Иркен ага эндәшергә өлгермәде, аннан, гадәтенчә, майланып беткән калын постау костюмын һәр сәдәфенә кадәр каптырган, ак күлмәктән, муенына һаман да шул кызгылт муенчагын чалшайтып бәйләгән Лотфрахман күренде. А.Хәлим. Ә мин, улымның ачуын чыгарып тормасын әле дип, бу малайга сүз катырга булдым: – Нинди муенчак асып йөрисең син? В.Нуриев 3) күч. Дар агачы элмәге. Сатлык җаннарның язмышы һәркайчан я муенчак, я пуля астында тәмамлана. Казан утлары 4) күч. Бәйлелек, ирекле булмау. Чылбыр буенча шул рәвешчә китсәң, барлык әсирләрне дә муенчактан азат итү мөмкин. В.Имамов ◊ Муенчак кию Кешенең үз өстенә җаваплылык алып ниндидер дәрәҗәдә ирегеннән мәхрүм булуы. Без шул дөньяда бөтен галәмне күз алдында тотып яшәргә хаклы, ә бәйләнгән хәлдә, муенчак кигән хәлдә түгел. Ә.Баян. Ирек, азатлык, имеш, Муенчак кигән килеш... Г.Морат. Муенчак салу 1) Асу. Ябу гына түгел, синең кебекләргә муенчак салырга да кыйбат алмыйбыз. Т.Гыйззәт; 2) Ирексезләү, көчләү, куркытып мәҗбүр итү. [Гыймран:] Муеныма муенчак салсагыз да өйләнмәм. Т.Гыйззәт; 3) Тыю, теләкләренә комачаулау |