МУЕНТЫК и. 1) Нәрсәнең дә булса тараеп киткән урыны. Утыртыр алдыннан, полиэтилен савытның бер ягын әз генә кисәсең дә, туфрагын таратмыйча салдырып аласың һәм үсентене, оячыкларга утыртып, туфрак белән күмәсең, тамыр муентыгы янына әзрәк яңа туфрак өстисең дә муентык яныннан бераз туфрак белән кысып куясың. Безнең гәҗит. Агачны исә казыкның төньягына тамыр муентыгы җирдән 4–5 см югарырак булырлык итеп урнаштыралар. Без гөлләр яратабыз 2) геогр. Коры җирнең ике зур өлешен (мәс., ике материкны) яки материк белән ярымутрауны тоташтыра торган бер буй җир; русчасы: перешеек 3) анат. Нинди дә булса органның муенга охшаган өлеше. Ун процентлы прополис мае томау төшкәндә, пешкәндә, өшегәндә, геморрой булганда, аналык һәм аналык муентыгы ялкынсынганда булыша. Мәдәни җомга. Аналык тәнчеге белән аналык җиңсәсе арасында урнашкан муентык исә әлеге ике органны тоташтыручы канал сыйфатын үти. Сөембикә |