МУЕНСЫЗЛАНУ ф. сөйл. Йомшак холыклы булу, принципсызлык күрсәтү. Муенсызланып яшәгәннәр теләкләренә дә тизрәк ирешә түгелме әле?! Шәһри Казан Муенсызланып кую Бер тапкыр яки тиз арада муенсызлану. Закир болай әйбәт егет үзе, ләкин кайбер вакыт бик беркатлылана, анасы сүзенә ятып, муенсызланып та куйгалый. Г.Ибраһимов Муенсызланып тору Гел, һәрвакыт муенсызланган хәлдә булу. Муенсызланып торсаң, өстеңә менеп атланырлар. Казан утлары |