МУЕНСЫЗ с. 1) Муены булмаган; муены беленмәслек дәрәҗәдә булган. Шул китүеннән үзе шикелле үк тәбәнәк, дәү чуен башлы, муенсыз рус егетенә кияүгә чыгып, бергә җайсыз кысылышып төшкән сап-сары фотоларын аналары Зөләйха күрсәтеп йөргән шул. Д.Салихов. – Бүгеннән мин – Күмер Тау главасы, – дип, Калын ирен гөл чүлмәген хәтерләткән йомры башын горур гына өскә чөймәкче иде, муенсыз баш селкенмәде, оясындагы күзләр генә төпкә тәгәрәде. Н.Гыйматдинова

2) күч. Йомшак холыклы, принципсыз. Муенсыз ирләр белән хатын-кызлар идарә итә. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә