МУЕНСА и. 1) Таш, пыяла, агач һ.б. материалдан төрле формада һәм зурлыкта эшләнгән төймәләрне җепкә тезеп муенга тагу өчен ясалган бизәнү әйбере. Борынгы көмеш беләзек белән гәрәбә муенса да Габделнурга кечкенәдән таныш. Р.Кәрами. Гәрәбә нурыдай хәтер Яктырта күңелемне: Гәрәбә муенса таккан Әнкәм ачты телемне! Э.Шәрифуллина. Муенса шунысы белән аерылып тора: аның биш рәт тезелгән энҗеләре кыл уртадан бик тә матур зур зөбәрҗәткә тупланган иделәр. Р.Мирхәйдәров 2) Муенга элү өчен алтын, көмештән ясалган бизәнү әйбере; чылбыр. Заһит бик тиз генә акчаларны йомарлап кесәсенә тыкты, ә үзенең күзләре тартмадагы алтын муенсага төште. Ф.Яруллин. Илгизә янә көмеш муенса – чылбырына тагылган «Корт» догасын учына кысты. Ф.Җамалетдинова. Хәер, аңа хәзер эш кирәк тә түгел иде: хатынның алтын-көмеш муенсалардан, алкалардан, беләзек-йөзекләрдән торган тулы бер хәзинәсе барлыкка килде ---. Х.Ширмән 3) к. муенчак. Эт муенсасына эләктергән каешын тарткан килеш, Касьянов та Памир артыннан йөгереп төште. М.Насыйбуллин. [Әйдүк] Караборынның муенындагы муенсасын алды да муенса эченә төрелгән берничә кәгазь чыгарды. Һ.Такташ |