МУЕН и. 1. 1) Кешедә, корыда яшәүче умырткалы хайваннарда гәүдә белән баш арасындагы нечкәреп килгән өлеш. Габдуллаҗан чиста күлмәк-ыштаннан, муенына ак сөлге салып, сәке йөзлегендә сабыр гына утырып торды. А.Гыйләҗев. Колыннар яллары чак сизелерлек тотнаксыз муеннарындагы тупыйк борынлы башларын күтәреп, дөньяга гаҗәпсенүле карашларын юнәлттеләр. Җ.Мостафин. Муеннарын салып муеннарга, Тук бияләр бергә серләшә. С.Гәрәева 2) Шешә, кувшин кебек әйберләрнең нечкәреп киткән урыны. Картның андый-мондыйга алып куйган бер кызылы белән бер агы да бар иде, муеннарыннан гына тотып, аларны да чоланнан алып керде. А.Гыйләҗев. Аның чалбар кесәсеннән, тырпаеп, шешә муены күренеп тора иде. Шәһри Казан 3) Чалгының сапка боҗралап беркетелгән урыны. Ул чормадан чалгыны алып карады да, төзәттерәсе җирләре бар, муены бик йомшак, яңа боҗра кирәк булыр дип, тимерлеккә китмәк булды. Г.Ибраһимов 4) геогр. Диңгез яки океан эчендәге коры җир кисәкләрен тоташтырган тар җир; муентык 2. муеннан рәв. мәгъ. 1) Муенга кадәр, бөтен гәүдә белән диярлек. Шушы салкында муеннан суга чумды бит ул! Ш.Камал. – Безнең чишмәләрнең суы чыпчыкка муеннан, каргага тездән! – дип кычкырдылар залдан. Г.Әпсәләмов 2) күч. Бик күп. Чөнки Әмир абыйның бүгенгә билгеләнгән эшләре муеннан. М.Хуҗин. Эшләп үскән кешегә эш муеннан. Г.Ахунов 3) күч. Бик нык, каты. Ә Клара Сент – шул Ромеоны муеннан гашыйк итә алган Джульетта! Р.Вәли. – Муеннан гашыйк булган бит бу миңа, – дип уйлап куйдым. Н.Шәрифуллин ◊ Муен белән күтәрү Эшләгән эшләр, гамәлләр өчен җавап бирү. Кулы белән кылганын муены белән күтәрер. Мәкаль. [Акмулла:] Исукаев – кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле ерткыч адәм! Ю.Сафиуллин. Муен бөгү Баш ию, буйсыну. Аның ачуы чыкканда, иң яхшысы – авызга су кабып тору... Башны иеп, муен бөгеп... Р.Зәйдулла. Муенга алу 1) Гаебен тану, үз гаебен өстенә алу. [Исмәгыйль:] Мин бу эшне эшләвемә үкенеп, гаебемне муеныма алам. М.Фәйзи; 2) Үз өстенә эш, йөкләмә алу. Муенга асылыну 1) Кемне дә булса үзенә каратырга, үзеңнеке итәргә тырышу; башлап кемнеңдер артыннан йөрү. Ник дисәң, шәһәрнең азгын, җай чыгуга әрсезләнеп муеныңа асылынырга торган марҗасы түгел бит ул. Н.Әхмәдиев. [Гөлчирә:] Кайчан минем ирләрнең муенына асылынганым бар, ә? Т.Миңнуллин; 2) Йөк булып тагылу, бәйләнү, йөдәтү. Муенга атландыру Башка кешегә үзеңнән файдаланырга юл кую, мөмкинлек бирү. Шулай булгач, мин, ни пычагыма дип, авызын ачса – үпкәсе күренеп торган, тире белән сөяккә калган, бетләп, корчаңгылап беткән колхозны саклап ятарга, аны муеныма атландырырга тиеш әле?! Н.Әхмәдиев. Муенга атлану Башкалар хисабына көн күрү; башкалар өлешенә тию; кемнән дә булса файдалану. Ул инде болай да күптән пенсиядә. Утырмасын безнең муенга атланып! Р.Фәизов. Муенга бау (җеп, элмәк) салу Асылыну, асылынып үлү. Агу эчәләр, имеш, теге хатын да шуның ачуыннан үз муенына җеп салган, имеш. Ш.Камал. Муенга йөкләү к. муенга алу. Муенга камыт кидерү Эш, җаваплылык йөкләү; мәшәкатьләндерү. Бу алып калулар вакытлыча гына булды. Теләсә кайсы көнне муеныма камыт кидерергә мөмкиннәр минем. Ф.Яруллин. Муенга камыт кию Җаваплылык алу турында. Яшьлекне дә бераз күрергә кирәк, өйләнгәч, муенга камыт киелә, дөнья баса башлый. Г.Әпсәләмов. Муенга тагылган таш Авырлык; мәшәкать, кыенлык тудыручы әйбер, кеше. Муенга тагылган таш булдың. Әйтем. Бурыч – адәм баласының муенына тагылган таш ул. А.Гыйләҗев. Муенга тагылган таш кебек Кемдер, нәрсәдер аркасында барлыкка килгән мәшәкать, авырлык. Муенга тагылу 1) к. муенга менеп атлану. [Нурия:] Быел да шулай өчәүләп минем муенга тагылмакчы буласызмы әллә? К.Нәҗми; 2) Кемгә дә булса авыр йөк булу. Муеннан ашу Бик күп булу, кирәгеннән артып китү. Эше дә, мәшәкате дә муеннан ашкан. Ватаным Татарстан. Муенны кисү Максатка, теләккә ирешүдә нинди дә булса киртә, каршылык, комачау турында. Акча юклык кисә лә муенны ---. А.Нуруллин. Муен тамыры бүртү (кабару) Ачу кабару, кызып китү. Муен сындыру Имгәтү; сәламәтлеккә зыян китерү. [Рашат:] Күп сораштыра башласаң, муеныңны сындыруы бар. Ф.Садриев. Муенын бору Шелтәләү, ачулану, җәза бирү. Муены астына килсен (килгере) к. муены сынсын. Ax, мин әйтәм, муеның аска килгере! И.Гази. Муены сынсын (сынгыры). «Бетсен», «дөмексен» дигәнне аңлаткан сүгү, ачулану сүзе. Муены сынсын инде бу таркаулыкның! М.Юныс. Тик явыз дошманның тизрәк муены сынсын иде дә, балалар кайтып күзгә күренсеннәр иде – көн-төн ялварып теләгән, өмет иткән нәрсә шул гына инде, шул гына. Ә.Еники. Муены сыну Юкка чыгу, һәлак булу; теләгенә ирешә алмау. Дусның күңеле калганчы, дошманның муены сынсын. Мәкаль |