МУАФИКЪ с. гар. Лаек, тиешле; яраклы; туры килгән. Эшләгән эшең әхлакка муафикъ булсын, кешелеккә тугры килсен! Г.Исхакый. Мин ничек акылга муафикъ булмаган кешенең гамәлләре өчен җавап бирим? Ф.Садриев. Бүген – шулай ук алга карап планнар кора торган, максатыбызга муафикъ нинди эшләр башкарырга кирәк дип, үз-үзебезгә сораулар да бирә торган көн. Р.Миңнуллин |