МӨЭМИН с. гар. дини 1. Иман иткән, ышанган. Әлхәмдүлилләһи, без үзебез мөэмин мөселманбыз һәм мөселман булып шәһит китәрбез! Р.Батулла. «Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп, ул мөэмин кардәшләрен коткарырлар», – диелә 42 нче сүрәнең 39 нчы аятендә. Х.Галәвиев

2. и. мәгъ. Мөселман. Мөэмин булсаң, чын мөэмин бул, намазыңны калдырма ---. Г.Тукай. Әгәр дә без пакь калебле мөэминнәр булсак, безгә фәрештәләр: «Әй Аллаһының намаз ияләре! Сезгә Аллаһының рәхмәте булсын, киләсе намазга кадәр без Аллаһыдан сезнең гөнаһларыгызны истигъфар кылуын сорарбыз», – диеп шатланып калырлар, дия иде. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә