МӨШТЕК и. нем. Тартканда, сигарет кыстырыла торган җайланма; мундштук. Гәпләшә-гәпләшә кофе эчкәннән соң, Нәҗмиев, райком заманнарындагы таныш мөштеген чыгарып, сигарет кабызды һәм, ике-өч мәртәбә тирән итеп сулыш алганнан соң, төтен эчендә элеккечә куәтле, усал зат булып гәүдәләнде. Ф.Садриев. Шул бертуктаусыз мөштек суырып йөргән ала күзле Дуга Диасның сүзен нигә өстен чыгарды? Э.Шәрифуллина. Коллекция бик сәер иде: папирослар, сигаретлар, төрле портсигарлар, эреле-ваклы трубкалар, кыска, озын мөштекләр, янчыклар, тимер шырпы каплары, зажигалкалар һәм бүтән тәмәке әйберләре белән шкаф бөтенләй тулган иде. Г.Мөхәммәтшин |