МӨШТӘРИ и. гар. 1) Газета-журналларга язылучы, газета-журналлар алдыручы. «Нашир вә мөхәрриренең әмере илә туктатылган «Азат» газетасының мөштәриләренә мөддәтләре тулганчыга кадәр ошбу «Азат халык» газетасы күндереләчәктер». Р.Әмирхан. Ф.Әмирханның әйтүенә караганда, «ул җитәрлек мөштәриләр җыя алмый». Ф.Ибраһимова 2) Клиент. Урам буйлап барганда, берәрсе каршыңа чыгып: – Кызлар кирәк түгелме? – диеп эндәшсә, аптырарга кирәкми, бу адәм түләүле кызларга мөштәри эзли чыккан. Р.Батулла |