МӨШКЕЛЛЕК и. Авырлык, кыенлык, читенлек; авыр, кыен булу. Тыйнак, сабыр, ярдәмчел дустым минем хәлләрнең мөшкеллеген аңлый – үзе ашаганда миңа да өлеш чыгара иде. Ә.Рәшит. Токиода мөселман мәктәбе ачылган вакытта иң зур мөшкеллек дәрес китаплары булмау иде. Гасырлар авазы |