МӨШКЕЛЛӘНҮ ф. Авырлашу, кыенлашу, начарлану (эш-хәл тур.). Шулай ук Шаһгалигә тәлинкә тотып, әлеге ташка үлчим ханның юк абруен сакларга тырышып йөргән «олы морза» һәм, хәле мөшкелләнгәч, аңа Казаннан качып китәргә ярдәм иткән «зур сәяси фигура» да – ул. М.Бакиров. Хәле мөшкелләнсә, абзыйның күзлеге тирли башлый. З.Зәйнуллин. Күп итеп эчәләр дә, хәлләре мөшкелләнә. Ф.Җамалетдинова

Мөшкелләнә бару Торган саен мөшкелләнү. Хәленең мөшкелләнә баруын тоеп, Василий ашыгыч рәвештә Мәскәүгә васыятьнамә артыннан чапкыннар җибәрә. М.Әмирханов. Әмма вазгыять тискәре якка шулкадәр тиз үзгәрә, авыл һәм игенче тормышының отыры мөшкелләнә баруын бик игелекле Татарстан вәзире дә туктата алмый кебек инде. М.Әхмәтҗанов

Мөшкелләнә башлау Мөшкелләнү билгеләре күренү, сизелү. Чөнки аның хәле тагы да мөшкелләнә башлады: башы әйләнә, күз аллары караңгылана, косасы килә. С.Поварисов

Мөшкелләнә төшү Тагын да мөшкелләнү; бераз мөшкелләнү. Колхоз төзелгәч, халыкның хәле тагын да мөшкелләнә төшкән. М.Әхмәтҗанов

Мөшкелләнеп бару Вакыт үткән саен ныграк мөшкелләнү. Баксаң, бүген зур сәүдә үзәкләрендә дә хәлләр шактый мөшкелләнеп бара икән. Татарстан яшьләре

Мөшкелләнеп калу Ниндидер сәбәпләр аркасында мөшкелләнү, мөшкел хәлгә килү. Агач, урман бетсә, үзебезнең хәлләр дә мөшкелләнеп калмасмы? Г.Хөсәенов

Мөшкелләнеп китү Кинәттән мөшкелләнү. Драма театры белән хастаханәне генә төзеп бетерергә өлгерә алмыйча калдылар: рудникның хәлләре мөшкелләнеп китү сәбәпле, төзелешкә акча салуны кырт кисеп туктаттылар. Р.Мирхәйдәров. Иван Васильевичның хәле көзгә таба тагын да мөшкелләнебрәк китте. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә