МӨШКӘ I и. 1) Тегермәндә: он төшә торган улаксыман җайланма. – Ярар, – дигән сатучы карт, шүрлектән бер зур табак алып мөшкә астына китереп куйган да тегермәннең колагына нидер бер сүз пышылдап: «Әйлән, тегермән, тарт, пешер шуны!» – дип кушуы булган, шул уңайга тылсымлы тегермән зырылдап әйләнә дә башлаган. Әкият. Ул арада, тартасы арышны тегермәнгә кертеп мөшкә янына менгергәләгәнче, җил басыла төште, тегермән канатлары торган саен акрынрак әйләнә башлады. Г.Бәширов. Җайлап кына мөшкәдән аккан онны бәләкәй көрәк белән капчыгыма тутыра башладым. И.Шакиров

2) сөйл. Комбайнда: бункер. Бер мөшкә ашлык

Мөшкә башында булу Нинди дә булса эшнең башында тору, җаваплы булу. Белгәнеңчә, мөшкә башында без торабыз бит әле. М.Хәсәнов. Мөшкә башында тору к. мөшкә башында булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә