МӨҺИМ с. гар. 1) Әһәмиятле, җаваплы, җитди. Чөнки Рашат белән ачылып сөйләшкәнче, ул [Нурзифа] бик тә мөһим, четерекле, күптән уйлап йөреп тә моңа кадәр тәвәккәлли алмаган бер эшне башкарырга тиеш иде. М.Маликова. [Җангали:] Минем өчен иң мөһиме, синең, туачак баланың иминлеген тәэмин итү. М.Әмирханов. Туздырырга дучар ителгән харам акча хисабына кабынган өмет тынгы бирми, ниндидер иң мөһим теләк гамәлгә ашмый калды. К.Кәримов

2) Актуаль, бик кирәкле. Һәм хәзер шул органнарның эшчәнлеген фәнни тикшерүне тәмамлау аның тормышында иң мөһим эшкә әйләнде. Р.Мирхәйдәров. Сугышка керәчәк солдатларның рухын күтәрү, алар арасында сәяси-агарту эшләре алып бару, артистлар труппасы төзү бик мөһим. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә