МӨҺЕРЛӘ’Ү ф. 1) Мөһер сугу. Әмма бу хәл – акчаларны мөһерләү – тарих фәне өчен дә искиткеч әһәмиятле. Р.Әхмәтьянов. Бер бабам патша хезмәтендә вакытында гербовой печать чәлгән булган икән, шуның белән үзе генә мөһерләде. Р.Рахман. Ишекне мөһерләп ябып куйганнар, һәм... эш янә туктаган. Шәһри Казан

2) күч. Ярлык тагу, исем кушу. Мәгълүм ки, быел март аенда да Октябрьск шәһәрендә берничә кеше кулга алынгач, аларны да үтә исламчылар дип мөһерләгәннәр иде. Ф.Фәтхи

Мөһерләп кую Мөһерләнгән хәлгә китерү. Тикшерүчеләр килеп сизмәсеннәр дип, идән асты ишеген бикләп, мөһерләп тә куйган. Безнең гәҗит

Мөһерләп тору Сөйләү моментында мөһерләү эшен башкару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә