МӨҺЕРЛӘНҮ ф. Мөһер сугылу; пичәт сугылу. Аерылышу вакыйгалары – тыелган тема, аңа «табу» коткысы мөһерләнгән иде. Ф.Яхин. «Совершенно секретно. Лично» дип мөһерләнгән, ике яклап шыплап язып тутырылган унөч битлек бу белешмә «О движении панисламизма» дип атала. Безнең гәҗит. Кешелекнең иң бөек императорына тәгаенләп язылган бу хат мөһерләнеп (пичәт сугылып), сургучланып, аны тапшыру, патшалар патшасы белән сөйләшүләр алып бару өчен, экспедициягә махсус куелган илче кулына тапшырыла. Татар, уян! |