МӨҺЕР и. фар. 1) Кире ягы белән уеп төшерелгән сурәтнең (язу, рәсем, имза кебекләрнең) оттискын ала торган әсбап; пичәт, штемпель. Аның жилет кесәсеннән зур гына мөһер асылынып тора. Н.Кәримова. Коридорда сөйләшә торган сүз түгел бу, әйдәгез, мөһер кабинетта! Ә.Зарипов. Акчалар түштамгалар, кием һәм мөһерләргә тотылган. Безнең гәҗит 2) Шул әсбап ярдәмендә нинди дә булса документны раслау өчен яки башка максатлар белән сугыла торган билге, пичәт. Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә, бүгеннән башлап Мөхәммәдәмин ханның мөһере сугылачак. М.Әмирханов. Безнең татарларда туграны XIX гасыр урталарыннан башлап укымышлы кешеләр, муллалар, сәүдәгәрләр үзләренең шәхси мөһерләре, китап билгеләре рәвешендә куллана башлаганнар. Р.Ягъфәров. Ике «документ»ның да имзалары янына түгәрәк мөһер сугылган. З.Зәйнуллин 3) Ярлык, марка. Иң яхшы калай төргәкләренә Һиндстан, Куба, Корея, Вьетнам кебек илләрнең мөһерләре сугылган була. Р.Фәизов. – Андыйларга элек эксплуататорлар дип мөһер сугалар иде бит, – дигән булып сүз кыстырдым. Ф.Баттал ◊ Мөһер сугу 1) Исем тагу, кушамат бирү. Менә бит, кайбер тити башлар аның иҗатына «мәгарә җыры» дип мөһер сукканда, таныш түгел шушы кызның бер рәхмәте ун бәягә торырлык булды! Р.Низамиев. Бу йортта миңа «әти-әни» дигән мөһер сугылып берәр эш йөкләнә икән, ул үтәлергә тиеш. Г.Галиева; 2) к. пичәт сугу. Бер күзенә моннан ун ел элек үк ак төшкән иде инде аның, ләкин барыбер, нинди дә булса да мәсьәләгә катгый каршы чыгып мөһер сугасы булса, ул гел шулай ди: «Ике күзем чыкса чыксын», янәмәсе... З.Хөснияр |