МӨҺАҖИРЛЕК и. 1) Мөһаҗир статусы, мөһаҗир булу күренеше; эмигрантлык. Исхакыйның хәлен күз алдына китерегез! Өстәвенә – картлык, хасталык, мөһаҗирлек, фәкыйрьлек, Истанбул кебек берничә миллион халыклы шәһәрдә ялгызлык. Х.Миңнегулов

2) Туган илдән еракта яшәгән урын һәм вакыт; эмиграция. Мөһаҗирлектә яшәгән милләттәшем шушы кәләпүш бизәкләрендә туган ягыбызның сулышын, әнисенең кул җылысын, туган туфрак исен тойгандай булгандыр. Шәһри Казан. Мөһаҗирлектә гомер сөргән әтисе Хәмит абыйның сагыну, җирсү хисеме икән әллә? Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә