МӨҺАҖИР и. гар. 1) Сәяси, икътисади яки башка сәбәпләр аркасында мәҗбүри яки ирекле рәвештә туган җиреннән чит илгә күченеп киткән кеше; эмигрант. Мин чит илгә сөргенгә китүне, мөһаҗир булуны сайладым. И.Юзеев. Якташлар гына түгел, туган яктан искән җилләренә кадәр кадерле мөһаҗир кешегә. Н.Әхмәдиев. --- татар өчен җан аткан, Идел-Уралны өзелеп сөйгән Исхакый Ватаныннан читкә китәргә – мөһаҗир булып яшәргә мәҗбүр ителә. Х.Миңнегулов 2) Мөхәммәд пәйгамбәргә ияреп Мәккәдән Мәдинәгә күчеп киткән мөселман. Мәккәдән күчеп килгән мөһаҗирләр үрнәгендә Мәдинә әнсарлары да ислам динен кабул итә. Кызыл таң |