МӨХТӘРӘМ с. гар. кит. Хөрмәтле, хөрмәткә лаеклы. Шәһәр, район комитетындагылар – сезнең өчен мөхтәрәм, ә минем өчен алар – караклар, әле ниндиләре! Р.Мирхәйдәров. Шушындый мөхтәрәм кунаклар барында үзеңне зур кеше шикеллерәк хис итми кара син! Р.Низамиев. Шунда мөселман җәмгыятенең бер бик мөхтәрәм кешесенең кызын үземә хәләл җефет иттем. И.Хуҗин |