МӨХБИР ӘГЪЗА и. Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзалары иерархиясендә академиктан бер баскыч түбән дәрәҗә һәм шул дәрәҗәгә ия булган кеше. Вакытсыз арабыздан киткән Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Нил Юзиев үзенең соңгы хезмәтләре, бигрәк тә «Әдәбият белеме чыганаклары» исемле китабы белән әлегә йомшак өйрәнелгән өлкәгә җитди өлеш кертте. А.Әхмәдуллин. Р.Мөхәммәдиев Татарстанның (1986) һәм Россиянең (2010) атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1997), Америка биографик үзәге тарафыннан 1994 елның атаклы кешеләре исемлегенә теркәлә. Заман |