МӨХБИР и. гар. 1) Хәбәрче, хәбәр китерүче 2) Газета хәбәрчесе, корреспондент. Әйе, мужиктан бер мулла, мулладан бер хәлфә, хәлфәдән бер газета мөхбире, мөхбирдән газета конторщигы, конторщиктан көтепханә назиры, назирдан бер урам каравылчысы урлаган ярлык. К.Тинчурин. Моны, Америкадан килгән гәзит мөхбире, диделәр. М.Мәһдиев |