МӨХӘРРИРЛЕК и. Мөхәррир эше һәм вазифасы. Габделҗәббар Кандалыйның соңгы утыз-кырык ел дәвамында табылган, җыелган әсәрләреннән тупланган күләмле җыентыгын әзерләп бетергәч, аны нәшриятка тәкъдим иткән чакта, мин директордан мөхәррирлеккә Рәис Даутовны билгеләвен сорадым. М.Госманов. Мөхәррирлеккә ни өчен Фатих Кәрими сайланган? Беренчедән, ул – инде танылып килүче язучы, өч-дүрт китап авторы. Казан утлары |