МӨХӘРРИР и. гар. 1) Редактор. Һәм, гомумән, Татарстанда матбугат иреге чикләнүгә иң әүвәл үз-үзләренә туктаусыз бармак изәп торган журналистлар һәм бигрәк тә баш мөхәррирләр гаепле түгел микән, дигән шигем бар. Р.Юныс. – Зур дим бит. Бүген Хамматов (гәзит мөхәррире, журналистлар берлеге рәисе) аны синең янга алып барачак, раслатырга, – ди шагыйрь. Г.Гомәр. Аны район газетасына баш мөхәррир итеп кире куегыз инде, яме. З.Хәким 2) иск. Язучы, журналист |