МӨФТИЯТ и. гар. Башында мөфти торган дини оешма, диния нәзарәте; шул оешма урнашкан бина. Кичкә таба аны тагын бер җаваплы эш – әле генә казна хисабына ремонтланган яңа мөфтият бинасын кабул итеп хуҗаларына тапшыру тантанасы көтә. А.Тимергалин. Мөфтият тә әби патша заманында ук нәкъ шушы максатта оешкан иде. И.Әмирхан. Баксаң, Уфадагы мөфтият тарафыннан имамнарга юнәлтелгән мөрәҗәгать икән. Ф.Хәбибуллин |