МӨФТИ и. гар. дини Зур административ территориядә (өлкә, республика һ.б.ш.) мөселманнарның дин эшләрен җитәкләгән, фәтва чыгару хокукына ия булган дин әһеле. Кем дә кем төшендә мөселманнарга мөфти булып, елга өч мең жалованье алып, мөселманнар файдасына ике тиенлек эш кылмаса, хәвефледер. Ш.Мөхәммәдев. Җитмәсә, күзен дә йоммый Шәмгунхан сараена кереп оялаган: мөфти булып киткән, мөфти – бөтен имамнарга имам, муллаларга мулла. М.Хәбибуллин. Мин мөфти Госман хәзрәткә барып карарга булдым. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә