МӨТӘВӘЛЛИЯТ и. гар. Составына имам, мөәззин, мәхәллә халкыннан вәкилләр һ.б. керә алган, мәчет-мәдрәсә мөлкәте, вәкыф маллары белән бәйле эшләрнең башкарылышын тәэмин итә торган совет, комиссия; попечительләр советы. Хәзрәт үзе гел дин, мәчет, мәдрәсә, мөтәвәллият мәшәкатьләренә чумганлыктан, ширкәт эшләре белән күбрәк Әхмәтҗан бай шөгыльләнә икән. С.Сабиров. Шундыйларның берсе – мәчет төзүгә зур өлеш керткән, хәзерге вакытта мөтәвәллият рәисе вазифаларын башкаручы Зиннур Нуретдин улы Шәйхетдинов һәм аның гаиләсе. Татарстан яшьләре. Ниятемне мөтәвәллият тә хуплады. Ислам – татарлар һәм мөселманнар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә