МӨТӘВӘЛЛИ и. гар. 1) Нинди дә булса оешмада, вәкыфта мал-мөлкәт эшләре белән шөгыльләнүче кеше. Хезмәттәшләрем Рәфикъ Юныс белән Харрас Әюп (хәзер инде танылган шагыйрьләр) кинаяле елмаялар: – Шеф, әнә, синең мөтәвәлли тагын килгән, – диләр. Г.Гомәр. Мәктәптә укыту өчен, «Гакаид» белән «Җәмәгать» китаплары Өммегөлсем абыстай Корбангали тарафыннан, «Тәһарәт» белән «Намаз» китаплары Мәгъфурә ханым Мостафа тарафыннан язылганнан соң, мәктәп эшләренең сәркатибе, мөтәвәлли Хуҗа Әхмәт әфәнде Ваһаб каравы белән мимеографта бастырып чыгарылды. Гасырлар авазы 2) Мөтәвәллият әгъзасы. Габдрәшит ахун вафатыннан соң, углы Ибраһим бай мәсҗедкә мөтәвәлли (мәчет, мәдрәсә эшләрен башкаручы кеше) булган, бу кеше – безнең дәү әтиебез, хәзерге фамилиябез бу кешедән бирелгәндер. Ф.Бәйрәмова. Яшь егетнең дөньяга карашы формалашуда гомеренең егерме елын Мәрҗани мәчетендә мөтәвәлли булып хезмәт иткән дәү әтисе Галәветдин Булатов, дәү әнисе Саҗидә Булатова, бабасының әтисе Кәрим Хәкимов, Разыя, Рауза, Саҗидә, Зөбәйдә абыстайлар аеруча зур роль уйныйлар. Фән һәм тел |