МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК и. 1) Мөстәкыйль булу. Билгеле инде, моңа бары тик чын мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек шартларында гына ирешергә мөмкин. Ә.Еники. Мөстәкыйльлек һәрвакыт диярлек үз көнеңне үзең күрә белүгә кайтып кала. И.Таһиров. Мөстәкыйльлек турында сүз чыкканда, мин һәрвакыт үземнең туган авылымны искә төшерәм. Р.Миңнуллин

2) Мөстәкыйль булу хокукы. Ә Татарстанда гасырлар дәвамында кабатланып килгән милли күтәрелеш кабат кузгалды, милли лидерлар пәйда булды, Татарстан халкы мөстәкыйльлек даулап мөнбәрләргә менде, ташкын булып, калалар урамнарына ургылды. Җ.Дәрзаман. Республикабызга мөстәкыйльлек даулаган көннәрне генә искә төшерик. Т.Миңнуллин. Ул баш иеп, мескен кеше булып, һәрнәрсә белән килешеп яшәргә теләми, аның гыйсъян йөрәге, тынгысыз җаны ирек, мөстәкыйльлек таләп итә. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә