МӨСТӘКЫЙЛЬ с. гар. 1. 1) Беркемгә дә буйсынмаган, бәйсез, башкалардан аерылып чыккан; аерым; бәйсезлеккә ия булган. Сәнгать – мөстәкыйль, ул ашказаны, корсак фәлсәфәсеннән югары. М.Мәһдиев. Уфа – Казан арасындагы саф татар өязләрен кертегез дә мөстәкыйль Татарстан игълан итегез. Р.Мөхәммәдиев 2) Башкалар булышлыгыннан тыш эшләүгә, фикерләүгә сәләтле; үзбашка, җитәкчелектән башка; бәйсез. Мәктәп белән хушлашкан бала үзен бәйсез, мөстәкыйль, балигъ дип саный башлый. Т.Галиуллин. Ә мин Әстерханда үземне җитлеккән ир, мөстәкыйль кеше итеп сизә идем. Ф.Зариф. Иң гаҗәбе: шушы ундүрт ел эчендә бер мәртәбә дә мөстәкыйль карар кабул иткәне булмады. М.Әмирханов 3) Чит йогынтылардан башка, чит ярдәмнән башка эшләнгән; оригиналь. Үзеңә, мөстәкыйль эш өчен, өч-дүрт көнгә Солтангалиев һәм Сәгыйдуллинны ал. Р.Мөхәммәдиев. Мөстәкыйль эш белемемне сынар өчен менә дигән мөмкинлек булды. Ялкын 2. рәв. мәгъ. Кешеләр ярдәменнән, киңәшеннән башка; үзе теләк белдереп, үз көче белән; чит йогынтылардан башка. Димәк, сез мөстәкыйль фикер йөртәсез, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтле кеше. Р.Мөхәммәдиев. Ләйлә балалыгыннан чыккан инде, мөстәкыйль уйлый. Н.Гыйматдинова. Ләкин, миңа калса, иптәш Зайцевка балалар белән мөстәкыйль шөгыльләнү җитеп бетми кебек. В.Имамов |