МӨСЕЛМА’НЧА рәв. 1) Мөселманга хас булганча. Алтай-Саян төбәкләрендә берничә ай яшәп кайткан рәссам Надир Әлмиевнең, тауларга чыккач, мөселманча сарык суюы турында сөйләгәне бар. М.Гали. Егетләр башларын селкегәч, инглиз теленә күчте: – Хәерле көн, әфәнделәр! Өйгә рәхим итегез! Бусаганы үткәч, Идрис мөселманча сәлам бирде: – Әссәламегаләйкем! И.Хуҗин

2) сөйл. Татарча. Күрше җиденче номердан мөселманча сөйләшү ишетеп, мин номер хадимен чакырып, аңардан: «Бу җиденче номерда нинди кешеләр торалар?» – дип сорадым. З.Бигиев. Ләкин әйтәсен әйтеп киттеләр: – Паркта очрашырбыз әле, шунда бер мөселманча сөйләшербез, – диделәр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә