МӨСЕЛМАНЛЫК и. 1) Мөселман булу. Иманга килим дисәң, мөселманлык кына җитмәгәнен, мөэмин-мөселман булу кирәклеген дә аныкладык сыман. Р.Сафин. Үзенең мөселманлык бурычын үтәгәннән соң, юлда каты авырый һәм вафат була. Р.Вәлиев

2) Ислам; мөселманнар дине. Ул елларда түбәтәй кию рәсми даирәләр тарафыннан милләтчелек, мөселманлык билгесе дип бәяләнгәнлектән, моны мин аның шаблон карашларга, рәсми идеологиягә җайлап кына төрттерүе булгандыр дип уйладым. Ф.Садриев. Авылның яртысы мөселманлыкта кала. Н.Гариф. Казан губернасының Зөя өязенә кергән бу Татар Әҗәлесе белән Карашәм, кешеләренең шактый өлеше мөселманлыкка кайткан булсалар да, шул көнгә кадәр мәкруһ авыллар булып саналалар. Т.Вафин

3) Ислам диненә хас сыйфатлар, гадәтләр, йолалар. Аларда төркилек тә, мөселманлык та, шәрыклык тә ярылып ята. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә