МӨСЕЛМАН и. фар. 1) Ислам динендәге кеше, ислам динен тотучы; мөслим, мөэмин. [Карт:] Ни булсын, күмдек, түбән очтагы мөселманнар зиратына. М.Хәбибуллин. Аннан шунысы да бар бит әле, Хәйдәргали: патша мөселман түгел, артык хафаланма. Р.Мөхәммәдиев

2) сөйл. Татар; татар кешесе. Үз шәһәреңдә, үз мөселманыңның шундый бер газеты булсын да, синең шуннан хәбәрең булмасын, имеш! Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә