МӨСАФИРХАНӘ и. гар.-фар. кит. Юлчылар туктый торган кунакханә. Кирәкле белешмәләр алганнан соң, мунчадан чыгып, мөсафирханә урамына барырга дип торганда, хатыннар мунчасыннан дөньяда тиңе юк бер гүзәл хатын чыкканы шаһзадәнең күзенә чагылды. К.Насыйри. Аннары пересылкадан яман авырулы кешеләрне мәңгелеккә озата торган онкология хастаханәсе – «рак корпусы» ясадылар. Аның борынгы мөсафирханә (кәрвансарай) кебек шәкеле дә, шакмаклы ишегалды да, тимер капкасы да «исән» калды... А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә