МӨСАФИР и. гар. Юлчы, узгынчы; кунак. Шайтан каласына килгән мөсафирның кулында хан ярлыгы булырга тиеш. М.Хәбибуллин. Бетерде, харап итте дигәндә генә, күктән төшкәндәй таяклы юлчы пәйда була. Ап-ак сакаллы, сәләмә киемле мөсафир. М.Әмирханов. Төн эчендә кичәге көннең утлы тузаны басылган, сирәк-саяк кына очраган ишәкле, Иркеннәр кебек атлы-дөяле мөсафирларны санамаганда, хәрәкәт сүлпән, бөтенләй дә юк диярлек. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә