МӨРШИД и. гар. дини Нинди дә булса тарикать шәехе, мөридләргә юл күрсәтүче остаз; ишан, пир. Сине мөрид, үзен мөршид итеп, сиңа садака алыр өчен кул сузган адәмне үзеңә мөршид итмә!.. Р.Фәхретдин. Акыллы мөршид үз мөридендә йоклап яткан хиссияти тойгысын уятырга тиеш, ягъни үзендә генә түгел, укучысы күңелендә йоклап яткан рухи тойгыны уятырга һәм аны Аллаһыга йөз тоткан хакыйкатькә якынайтырга. М.Хәбибуллин |