МӨРТӘТ и. гар. 1) дини Үз диненә хыянәт иткән, башка дингә күчкән, үз диненнән ваз кичкән кеше

2) сөйл. Хыянәтче, сатлыкҗан. Оят: һаман чикләвекне Юкәдән эзләгәнмен. Икейөзле мөртәт белән Араны өзмәгәнмен. Ф.Габдерәхим. Әмма ни-нәрсә генә уйлама, ни-нәрсә генә эшләмә – шул мөртәтнең «эшчәнлегенә» барып төртелә, аны һич читләтеп үтеп булмый... Р.Мирхәйдәров

3) Сүгү, кимсетеп әйтү сүзе. – Анадан күлмәкле килеш тугандыр ул мөртәт, – дип тузынды Чура Нарык, – алашасы да колынлыйдыр, валлаһи... М.Әмирханов. Яббар базынып йодрыгын төйнәде: – Телеңне тый, мөртәт! З.Хәким. Мәчет хуҗасының күмердәй чем кара кашлары ачудан шундук өчпочмакланып килде: – Син нәрсә, ахмак, телең белән һава кыйныйсың, мөртәт! Аллаһ йортына тел-теш тидерергә ни хакың бар? Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә