МӨРИД и. гар. 1) дини Нинди дә булса тарикать шәехенә, ишанга ияреп суфичылыкның юлларын өйрәнүче, аның җитәкчелегендә үзен камиллеккә ирештерүче кеше. Шулай көннәрнең берендә бер мөрид, ишан хәзрәтнең кулын үбеп кайтканда, безгә кунарга туктады. Т.Гыйззәт. Без кергәндә, өйнең залында мөридләр түгәрәкләнеп утырганнар. Г.Макаров

2) Гомумән суфи кеше, дәрвиш. Дөреслектән читтә йөргән мөридләр хакыйкать бик ерак дип уйлыйлар, ә хакыйкать бер дә ерак түгел, муен тамырыннан да якынрак. Р.Батулла

3) күч. Кемгә дә булса турылыклы хезмәт итүче. Кем өчендер син дә ханбикәдер, Кем өчендер мин дә кол, мөрид... Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә