МӨРӘҮВӘТЛЕ с. кит. Югары әхлакый сыйфатлары белән аерылып торган, кешелекле, киң күңелле, олы йөрәкле. Аның элек кем булуын искә төшерү, минемчә, бик үк мөрәүвәтле эш түгелдер. Г.Бәширов. Бу күренеш бары тик турысын әйтүче, мөрәүвәтле зыялылар гаиләсендә генә була икән. Р.Батулла. Була бит шундый тыйнак, сабыр, мөрәүвәтле кеше: һәркемне тигез күреп мөгамәлә корыр, итагатьле итеп, әдәпле генә елмаеп сөйләшер, уен-көлке кушып гәпләшүдән дә качмас. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә