МӨРӘҖӘГА’ТЬ ИТҮ ф. 1) Дәшү, эндәшү, сүз кушу. Көй тәмамлануга, гармунчы, серле елмаеп, залга мөрәҗәгать итә: – Иптәшләр, гаеп итмәгез инде, болардан кечкенә ике гармунымны онытып килгәнмен. Р.Гобәй. – Ә сез кем буласыз? – дип мөрәҗәгать итте аңа класс җитәкчесе. З.Хәким

2) Берәр йомыш, теләк, гозер белән бару. Тик кая гына мөрәҗәгать итмәсен, һәркайда я ягымлы, я салкын гына кире бордылар, югыйсә тәҗрибәле юристлар кирәклеге мәгълүм иде. Р.Мирхәйдәров

3) Нәрсә белән дә булса эш итү, шөгыльләнү, тикшеренү. Р. Низами поэма жанрына сирәк мөрәҗәгать итсә дә, «Ике мөһаҗир» әсәре лиро-эпик төрдә дә аның мөмкинлекләре җитди икәнлекне раслады. Т.Галиуллин. Россиядә яшәүче күпсанлы халыкларның канлы ярасына әверелгән чечен сугышы темасына татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ю.Сафиуллин мөрәҗәгать итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә