МӨҢРӘ’Ү ф. диал. к. мөгрәү. Күзләре яшь берлә тулган, мөңри, тилмереп карый. Г.Шәрәфи

Мөңрәп алу Аз гына мөңрәү

Мөңрәп җибәрү Кинәт кенә, көтмәгәндә мөңрәү. Кызыл сыер, аларның туп-туры үзенә таба килүләрен күргәч, моңлы тавыш белән мөңрәп җибәрде. М.Гафури

Мөңрәп йөрү Озак вакыт дәвамында мөңрәү

Мөңрәп кую Бер тапкыр мөңрәү. Киек җәнлекне изеп, агач төбенә терәгән мөгезләрен бушатмаса да, без аның янына килеп туктагач, безгә табан күзләрен әйләндереп, нидер әйтергә теләгәндәй мөңрәп куйды. Л.-Х.Таналин

Мөңрәп тору Озак вакыт дәвамында мөңрәү

Мөңри башлау Мөңрәргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә