МӨНБӘР и. гар. 1) Җамигъ мәчет михрабының гадәттә уң ягында урнаштырыла, хөтбә һәм вәгазь уку өчен хезмәт итә торган, култыксалы, баскычлары намаз залына таба төшкән имам хатыйпның чыгыш ясау урыны. Халик агай мәчет картларын һәм әбиләрне сәламләгәч, мөнбәр кырына басып, Диния нәзарәтенең фәрманын укыгач, улы Мөхәммәт мөнбәргә басты. С.Шәрипов. Менә ханлыкның Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Бураш сәед мөнбәр алдына килеп басты. М.Әмирханов

2) Үз фикереңне, сүзеңне киң җәмәгатьчелеккә ачыктан-ачык җиткерү чарасы; трибуна. Халыкларның җилкәсенә басып Үрмәлибез өскә мөнбәргә. Ф.Яруллин. Аның исемен, мөнбәр һәм экраннардан ярсып чыгыш ясау гадәтләрен, татар театрының рухын һәм мәсләген билгеләүгә керткән иҗатын белмәгән кеше сирәктер. Римзил Вәлиев. Шагыйрь буларак, мәйданнарда Акъегет әллә ни күренми дә, ягъни ул үзен үзе алга куймый, башка мөнбәр шагыйрьләре кебек, сикереп сәхнәгә менеп, үз шигырьләрен укымый, тыйнак кына иҗат итә. Р.Батулла

3) күч. Вакытлы матбугат мәйданы; газет-журнал битләре. Менә шуннан соң Ф.Мөсәгыйт матбугат мөнбәреннән бер дә төшмәячәк. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә