МӨНӘСӘБӘТЛЕ СҮЗ и. лингв. Ике сүз арасындагы ачыклаулы һәм хәбәрлекле мөнәсәбәткә буйсына, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләп килә, тулы җөмләне алыштыра ала торган аналитик бәйләүче чара. Мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр кебек, җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйлиләр. Д.Тумашева. Кем алмашлыгы шул, шунда кебек күрсәтү алмашлыклары белән иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйли торган чара (мөнәсәбәтле сүз) буларак та телдә актив кулланыла. Ф.Хисамова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә