МӨНӘСӘБӘТ и. гар. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса караш; берәр кешенең кемгә яки нәрсәгә карата үзен тотышы. Әгәр шушындый мөнәсәбәт киләчәктә дә дәвам итсә, без видео-аудиокиноархивсыз калачакбыз. Р.Миңнуллин. Тормыш тоткасы булган хатын-кызга карата тиешенчә мөнәсәбәт юк дигән сүз инде бу. С.Ибраһимова. Ә кара халык белән чуалган кешеләргә карата мөнәсәбәт бер дә яхшы түгел инде. З.Кадыйрова 2) Кешеләр арасында берәр сәбәп белән яки үзара аралашу нигезендә туа торган бәйләнеш. Минемчә, сезнең белән безнең ике арада гел рәсми мөнәсәбәт кенә булды. М.Мәһдиев. Фәрит Усманович дип сөйләшүеннән үк алар арасындагы дустанә-эшлекле мөнәсәбәт барлыгы сизелеп тора. Т.Миңнуллин. Шәвәлиев белән урнашкан яшерен мөнәсәбәт аны башкалардан өстен итеп тойдырды. Ф.Садриев 3) Нәрсәгә дә булса бәйләнеш, катнашлык. Никтер, бу эшләр белән Мәрьям туташ арасында бик аз гына да мөнәсәбәт юк төсле тоела. Г.Ибраһимов 4) Чынбарлыктагы предметлар, күренешләр арасында үзара бәйләнеш. – Тәнәкә галиҗәнаплары, бу никахның ханлык вазифаларына нинди мөнәсәбәте бар соң? – дип белеште Сафагәрәй. М.Әмирханов. Аңның яшәешкә мөнәсәбәте 5) иск. Сәбәп, йомыш. Берәр мөнәсәбәт чыкса, [яшьләр белән] барып танышырга карар биргән идем. Ф.Әмирхан |